Корноухово фельдшер-акушерлык пунктын ремонттан соң танырлык та түгел
- Газетага минем турыда язарга кирәкме икән соң? Хезмәтемне яратып башкарам, башкалар да шулай эшлидер, - дип каршы алды безне Корноухово авылындагы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ольга Кузенкова газета хәбәрчеләре икәнлегебезне белгәч.
Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авыл фельдшерының тыйнак булуы турында алдан ук кисәтеп куйган иде инде. "Безнең Ольгага артыгы белән бишле куярга кирәк, - диләр аның турында Корноухово, Победа авыллары һәм Воскресенский поселогында яшәүчеләр. Бу авыллар халкына Ольга Кузенкова егерме еллап хезмәт күрсәтә инде. Төрле авылларга йөреп эшләргә туры килсә дә, авырлыклардан курыкмый ул. Һава торышы нинди булуга карамастан, һәрвакыт авырулары янына ашыга. Тәүлекнең кайсы гына вакытында шалтыратмасыннар - көндезме, төнләме, беркайчан да юлга чыкмыйча калганы юк. Корноуховодан Воскресенский - өч, Победа ике чакрымнан ераграк урнашкан. Кышкы бураннар вакытында юлларны кар көртләре баскач, Ульянково аша унберәр чакрым юл узган чаклары да бар.
- Авыл халкы белән даими элемтәдә торырга тырышам. Хроник авырулардан да дарулары бармы икәнлеген гел сорашам. Булмаса, район үзәгендәге аптекадан алып кайтып бирәм, шулай үзебезчә хәлдән чыгабыз. Гыйнвардан кәрәзле элемтә начаррак эшли башлады, бу нәрсәгә бәйле икәнлеген белмибез, - диде фельдшер. - Өлкән буын кешеләре кан басымы белән ешрак авырый. Минем участокта ташламалы нигездә дарулар алучы, ягъни, соцпакеттан файдаланучы 21 кеше бар. Аларның күбесенә даруларны мин алып кайтам. Бездә узган ел дүрт сабый дөньяга аваз салды, өлкән яшьтәге биш кеше вафат булды.
Ул үзе тумышы белән Корноухово авылыннан. Олы Подберезье мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән шәһәренә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерергә китә. Кулына диплом алгач, башка иптәш кызлары кебек шәһәрдә каласы килмәгән аның, туган авылына кайткан. Сөйгән яры да күрше авылдан гына булып чыга - Победа авылыннан Сергей Кузенковка кияүгә чыккан. Гомер агышлары сизелми дә шул, инде балалары да буйга җиткән. Олы уллары Алексей белән киленнәре Юлия өч ай элек кенә дәү әни белән дәү әти иткән үзләрен: онык бүләк иткәннәр. Юлия каенана-каенатасы белән яши, ә Алексей Калининград шәһәрендә хәрби институтта укый, аны быел тәмамлый. Кече уллары Роман - хуҗалык агрономы. Ольганың тормыш иптәше Сергей мәктәп автобусында балалар йөртә. Уңган хуҗабикәнең өендә дә тулы тәртип, эш урыны да ялт иткән.
- Узган ел безнең фельдшер-акушерлык пунктында ремонт ясалды, эш шартларыбыз күпкә яхшырды, иң мөһиме - авыруларга уңайлы, - дип шатлыгы белән уртаклашты Ольга Александровна. - Элек уңайлыклары булмаган зур бер бүлмәдә эшләгән булсак, хәзер процедура, кабул итү, чират көтеп тору бүлмәләре аерым. Яңа суыткыч та бирделәр, тумбочкалар һәм шкафларны Олы Подберезьедагы врач амбулаториясеннән алып кайттым.
Авыл фельдшеры диспансеризация үтәргә тиешле кешеләрнең аны вакытында үтүләре турында да кайгырта. 2014 елда аның участогындагы 38 кешенең 11е район сырхауханәсендә тикшеренеп кайткан инде. Участогы артык зур булмаса да, эше җитәрлек аның. Язмышына да рәхмәтле ул. Ольга өчен иң зур бәхет - үз-үзең һәм әйләнә-тирәңдәгеләр белән гармониядә яшәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев