Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кошманның иң өлкән кешеләренең берсен котларга Апас районына бардылар

Һай көтте дә соң Факия апа үзенең юбилеен: матур киемнәрен әллә кайчан әзерләп, онык-оныкчыклары котларга кайтса дип, тәмле кәнфитләрен дә җыйнап торды ул. Туксан яшькә җитү һәркемгә дә насыйп булмый шул. Газетадан укып яхшы белә әбекәй: андыйларга бит әле ил башлыгы Владимир Путиннан открытка да килә, район үзәгеннән килеп, аны...

Кошман авылында туып-үсеп, моңарчы улы Рифкать белән гомер кичергән Факия апа Ногманова, быел июльдә операция кичергәннән соң, Апас районы Азбаба авылында яшәүче оныгы Чулпан гаиләсендә яши башлый. Җәен каз-үрдәк үстерешсә, хәзер оныкчыклары Энҗе, Инзилә һәм Рәсимне укырга озатып кала, каршы ала, өйнең алтын йозагы ул.
- Сугыш еллары күңелемә аеруча авыр булып уелып калды. Илгә афәт килгәндә миңа ундүрт яшь иде. Шул чорда әнием белән Апас районы Тәүгелде авылында урман кисәргә, окоп казырга туры килде, - дип сөйләп китте әбекәй. - Сугыштан соң сарык фермасында хезмәт куйдым, җитмеш яшемә кадәр колхоз чөгендере алуда эшләдем. И-и хәзерге тормыш бик матур бит ул, дөньялар тыныч булсын да, кадерен белеп яшә генә!
- Безнең әбинең үз гомерендә күзлек кигәне юк, ул теш куйдырган кеше түгел. Көн саен физкультура ясый. Туклануга да бик игътибарлы ул, алтыдан соң ашамый, ят ризыкка исе китми, - дип Факия Ногманованың туксанга җитү серен ачты безгә Чулпан апа.
- Сез бик бәхетле әби, Факия апа, янәшәгездә сөекле оныкларыгыз бар. Олыгайган көндә шулай игътибар һәм ихтирам тоеп яшәү - олы бәхет ул! Алга таба да саулыкта гомер итегез! - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ил һәм район башлыгының котлау открыткасын тапшырып.
Әлеге теләкләргә Факия әбине котлау өчен Буа районыннан кайткан оныгы Ләйсән һәм оныкчыклары да кушылды. Кошман авыл җирлеге секретаре Алинә Садриева әбекәйгә аның туган авылыннан алып килгән сәламнәрен ирештерде. Әй шатланды да соң Факия апа ул сәламнәргә. Торган җире яхшы булса да, туган җире сагындырадыр шул. Үзе машина йөртүче Чулпаны аны Кошманга еш алып кайта. Күптән түгел Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Кайбычта үткән очрашуга да алып барган ул аны. Исән-сау булып, тагын мондый бәхет елмайсын сезгә, Факия апа! Узган Кошман Сабантуендагы кебек, алдагыларында да мәйдан уртасына чыгып биергә, авылның милли бәйрәмдә катнашучы иң өлкән кешесе буларак бүләк алырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев