Көймәңне кыштан әзерләдеңме?
Республика сулыкларында боз апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалыр дип көтелә. ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, Көнбатыш Кама аръягы һәм Идел алды төбәкләрендәге елгаларда су биеклеге язгы ташу чорында күп еллардан бирле күзәтелгән күрсәткечтән югарырак булыр дип фаразлана.
Артем Козлов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы:
Ырым елгасы ярларыннан ташып, авыл бер-ике атнага суга баткан вакытлар үткәндә калды. Соңгы елларда хуҗалыкларга зур зыян килгәне юк, былтыр да су артуы ике-өч көн дәвамында гына күзәтелде. Кар чагыштырмача күп түгел, җирдә туң юк - эрегән карны сеңдереп бетерер, дип уйлыйбыз. Ырым ярларында үскән агачларны, боз китәргә комачауламасын дип, кисеп, чистартабыз. "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалы белән килешеп, махсус комиссия үз эшен башлап җибәрде, җаваплы кешеләр, техника билгеләнде. Почта элемтәсе бүлеге, мәдәният йорты кебек җәмәгать оешмаларын эвакуацияләү планы эшләнде. Төп эшебез калып бара - көннәр җылыту белән Орым елгасындагы буаны җибәрәбез. Һава торышында көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, яз тыныч килер, дип ышанып әйтә алам.
Талия Хәлиуллина, Борындык:
Без яшәгән Рамил Мөхәммәтҗанов исемен йөртүче урам Бәрле янына якын урнашкан. Язгы ташу көчле булган елларда бәрәңге базы җимерелү, күрше урамга бару өчен дә, капка төбеннән үк моторлы көймәгә утырып йөзүләрне искә алсак, соңгы елларда яз безнең өчен шатлык кына ул. Әлбәттә, бакча башларына җитәрлек булып су җәелә. Безнең яклар язны кыштан каршыларга ияләнгән: базлардан кышка сакларга куелган запасларны алып урнаштырабыз, йорт хайваннарын, кош-кортны күчерергә урын әзерлибез. Шөкер, күперләр яңа булгач, зур су вакытында каршылыксыз китә. Бозны шартлатулары да ярдәм итәдер.
Алексей Макаров, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе:
Комиссиянең 25 февральдә узган беренче утырышында язгы ташу чорына әзерлек мәсьәләләре каралды.
Авыл җирлекләрендә дә комиссияләр оештырып, җаваплы кешеләр билгеләнде. Ялгыз яшәүче һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәмчеләр куелды, көтелмәгән хәлдә калмас өчен тәүлек әйләнәсе кизү оештырыла. Авыл хуҗалыгы оешмаларына малларны язгы ташудан саклау, кирәк икән, авыл халкына да ярдәм күрсәтү буенча күрсәтмә бирелде. Районның Зөя, Гөбенә, Ырым, Бәрле елгалары янында урнашкан ун торак пунктында су басу куркынычы саклана. Сулыкларда бозны вату, яр буендагы агачларны кисү эшенә керешәләр. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы буенча, Гөбенәдә су күләме куркыныч тудырырлык күрсәткечкә җитә. Бер-беребез өчен җаваплылык сизеп, халыкны аеруча уяу булырга чакырам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев