Өмет белән кеше яшәсен
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин физик мөмкинлекләре чикле булучыларга мөрәҗәгать сүзләре белән чыкты. Анда мондый юллар бар:
"Җылы сүз - җан азыгы, диләр. Арабызда җылы сүзгә мохтаҗлар күп шул әле. Дөньяның кырыслыгы сәламәтлекләре чикләнгәннәрнең тормышына аеруча тәэсир итә. Ярый әле арабызда шуны аңлаучылар күп. Сәламәтлеккә туймаган, язмыш сынавына дучар булучылар безнең район җирлегендә дә шактый. Шул ук вакытта аларны караучы, ярдәм кулы сузучы мәрхәмәтле йөрәкле кешеләр дә байтак. Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитетның төп максаты - инвалидларга уңайлы шартлар тудыру, аларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту. Теләгебез - авыруларга яшәүгә өмет уятучы игелекле затлар күбрәк булсын иде. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәүегезне телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев