Мәхәббәт ул...
"Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәкПарә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы", дип язган Тукаебыз. Иҗатка хас арттырумы, әллә гашыйк егетнең хисләр ташкынына бирелеп, сөю утында янганда күңелендә туган сүзләреме, бәлки, мәхәббәт бармы дигән сорауга үз җавабымы?! Монысы безгә караңгы, тик шунысы мәгълүм: җырда җырланган, дастаннарда бәян ителгән Мәхәббәт - җиһанның гүзәл могҗизасыдыр...
Айдар Хәсәнов, Чәчкаб төп мәктәбенең физика укытучысы:
Фәлсәфи сорау. Минемчә, билгеләмәсен сүзләр белән аңлату мөмкин түгел, чөнки һәр кешенең дөньяны кабул итүе үзенчә, фикер төрлелеге дә шуннан килә. Галимнәр аның химик процессларга бәйле булуын дәлилләде, физиологиягә бәйләп аңлатучылар да булды. Мәхәббәт ул - хөрмәт итү, дуслык, үпкәләү кебек үк хис, хисләрен үзара килештереп яшәү өчен кешегә акыл бирелгән. Шушы хис аркасында башкалары да килеп чыгарга мөмкин, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Шуңа күрә, мәхәббәт тә акыл белән үлчәнергә тиеш. Гаилә кору өчен ярату гына нигез була ала, шулай булганда ике йөрәк бер булып, җимешләрен бирәчәк. Бәхетле булу өчен, кеше балачактан ук ярату атмосферасында үсәргә тиеш.
Гөлназ Нәҗметдинова, "Кайбыч" полиция бүлегенең кадрлар буенча инспекторы:
Гашыйклар көнен билгеләп үтүгә уңай карыйм, минемчә, бу көн ике гашыйкка бер-берсенә булган хисләрен тагын бер кат дәлилләргә мөмкинлек бирә. Сөйгәнем белән ел саен бәйрәм итәбез, бүләкләр бирешәбез. Быел да шулай булыр, дип уйлыйбыз. Әлегә бүләк алмадым, ул күңелле сюрприз булачак. Чын мәхәббәт гомергә бер генә тапкыр булуына ышанам. Әлеге хиснең ни икәнлеген башкаларга аңлатып бирү мөмкин түгел, яраткан кеше генә аңлый аның асылын.
Илзирә Минвәлиева, сатучы:
Мәдәният йортында эшләгән чорда яшьләр өчен бу бәйрәмдә кичәләр оештыра идем, әмма бу көнгә әллә ни зур әһәмият бирмим. Ярату бер көн генә дәвам итми, ул гомерлек һәм гомергә бер генә була дип беләм. Ул ихтирам, бер-береңне аңлау, хөрмәт хисләрен дә үз эченә ала. Мәхәббәтнең ни икәнлеген күптән аңлаган булсам да, улым белән киленебезнең бер-берсен никадәр сөешеп яшәвен күреп, тагын бер кат инанам: мәхәббәт - Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев