Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбычта яшәүче Илназ Гарәфетдиновка ярдәм кирәк

Бу тормышта бернәрсә дә сорап килми, шул исәптән авыру да, авырлыклар да. Олы Кайбычта яшәүче Гарәфетдиновлар гаиләсенә дә бер сынау артыннан икенчесе килеп кенә тора. Болай да тумыштан физик мөмкинлеге чикле булган 16 яшьлек уллары Илназның сәламәтлеге тагын да какшый.

Быел апрельдә табиблар Илназ Гарәфетдиновны гадәти тукланудан аксымлы махсус ризыкка күчерә. Аның бер банкасы 1300 сум тора. Аена шундый 30 банка ризык, димәк, 39 мең сум акча кирәк. Гарәфетдиновлар өчен бу зур сумма. Чөнки ике бала үстерүче гаиләдә әтиләре Ильяс кына эшли, әниләре Алия Илназны карый.
– Улыбыз, 37 атналык булып, 2860 грамм авырлыкта туды. Өч көннән соң хәле начарланды, тәне саргылт төскә керде, көзән җыерулар башланды. Аны авыр хәлдә балалар республика клиник сырхауханәсенә алып киттеләр. Аллаһы Тәгалә безнең ялваруыбызны ишетте, Илназыбыз исән калды, – диде Алия.
Ләкин сабыйга балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозын куялар. Бу хәбәрне ишеткәч, Гарәфетдиновларны аяз көнне яшен суккандай була. Тик нишлисең, маңгайга язылганны кул белән генә сыпырып ташлап булмый шул. Кадерләп, яратып үстерәләр Илназны. Ул үзе ашый да, йөри дә, сөйләшә дә алмый. Алия аны алдына утыртып, кашыктан аш, ботка, пюре ашата. Барысы да яхшы гына бара кебек. Ана да, бала да шундый тормыш рәвешенә җайлаша.
2020 елның сентябрендә Илназның хәле авырлаша, ул комага китә. Аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Табиблар малайга гастростома (ашказанына трубка) һәм трахеостома (бугазына трубка) куялар. Ул шулар белән яши башлый. Барысы да үзгәрә. Илназ кашыктан ашамый, еламый, моңарчы таныган иң якын кешеләрен дә танымый башлый. Трахеостома ярдәмендә сулый, Алия аны гастростома аша өч сәгать саен ашатып тора. Баланың авырлыгы нык түбән. Аңа бердәнбер азык – аксымнан торган махсус ризык кына ярый. Ләкин ул кыйммәт. Әле бит даими алыштырып торырга тиешле трубкаларын да, башка гигиена кирәк-яракларын да сатып алырга кирәк.
Алия, ярдәм сорап, Казан шәһәрендә эшләп килүче “Альпари” хәйрия фондына да мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, акча җыюны оештырганнар, 30 июльгә тулысынча җыелып бетәргә тиешле 117 мең сум акчаның нибары 7450 сумы гына җыелган. Бу сумма Илназны 5-6 көн тукландыруга гына җитә. Ә ашау көндәлек кирәк. Бу гаиләгә булышсак иде. Ничә сум булуы мөһим түгел, хәлебездән килгәнчә кушылсак иде. Яшәтәсе иде бит Илназны. Тормыш итү өчен кирәкле булган, ашарга яраклы бердәнбер ризыгыннан өзмисе иде!
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Алия Гарәфетдинованың телефон номеры: 89274208346 (картага бәйләнгән).
Карта номеры: 2200530141640821 (Алия Рузалитовна Г.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев