Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе пешекчесе өендә генә түгел, эш урынында да матурлык тудыра

Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы ишегалдында Шүрәле һәм Су анасы “яши”. Пешекче Елена Саванинаның фантазия җимешләре алар.

Матурлыкны кайсыбыз гына яратмый икән? Барыбызның да йорт-җирен, бакчасын һәм ишегалдын тагын да ямьлерәк итәсе килә дә бит, әмма Еленадагы тырышлык һәм сәләт һәркемгә дә бирелмәгән шул. Өендә генә түгел, эш урынында да гүзәллек тудыра ул. Кирәкмәгән, иске булып тоелган әйберләр дә, аның алтын кулларына килеп эләксә, кабат яңара.
– Кул эшләренә осталык нәселдән килә. Әнием ниләр генә бәйләми. Үзем дә аннан паласлар, уенчыклар, кием-салым бәйләргә өйрәнеп үстем, – диде Елена Саванина. – Торт пешерергә, рәсем ясарга, дусларыма бүләккә дип конфеттан букетлар ясарга яратам. Унбиш яшьлек кызым Дарья да үзебезгә охшаган. Кечкенәдән үк әбисе янында бөтерелеп, бәйләргә һәм чигәргә өйрәнде. Сәйләннән беләзек муенсалар бәйләргә дә оста ул. Дарья бәйгеләрдә дә еш кат наша. Быел балалар Сабан туенда сөлге чигү буенча беренче урынны яулады.
Мондый сәләтнең әнисеннән кызына күчеп килүенә сокланмый мөмкин түгел. Һөнәрле кеше – бай кеше, диләр. Андыйлар беркайчан да югалмаячак. Матур күлмәк тегеп киясең киләме, җылы оекбаш-бияләй кирәкме – кемгәдер ялынасы юк. Кулың эш белгәч, бик рәхәттер ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев