Олы Кайбыч мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле укучыларга уңай шартлар тудыралар
Республикада "Уңайлы мохит: 2011-2015 еллар" программасы уңышлы эшләп килә. Бу юнәлештә безнең районда да максатчан эш алып барыла.
Программа кысаларында коляскалы инвалидларга, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль-мәдәни оешма-учреждениеләргә, күпкатлы йортларга пандуслар кую күздә тотыла. Хәзерге вакытта әлеге программа нигезендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә эш алып барыла. Капиталь ремонт үткәрелгән бу мәктәптә белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.
- "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру буенча төзекләндерү эшләре бездә 18 мартта башланды. Коляскада гына утыручы инвалидларга мәктәпкә, ашханәгә, китапханәгә, спорт залына керү, мәктәп буенча хәрәкәт итү, беренче каттан икенче катка күтәрелү өчен махсус уңайлыклар тудырылачак. Хәзер төзүчеләр санузел бүлмәсен үзгәртеп кору белән шөгыльләнә. Безнең мәктәптә церебраль параличлы бер генә бала укый. Бәхеткә, ул үз аягында йөри, аның өчен мәктәптә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Авыру кызны классташлары да хөрмәт итә, һәрдаим ярдәм итә. Укучыларның шулай бер-берсенә игътибарлы булуларына шатланам. Укытучылар кайбер фәннәрдән аны аерым укыта. Мәктәп логопеды Нурия Сафина да бар осталыгын җигеп кыз белән шөгыльләнә, - диде мәктәп директоры Алия Биккулова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев