Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Урсак авылыннан газета укучыбыз яза

Бушанча авылында яшәүче ахирәтем Нина Потапова белән күптән күрешмәгән. Туктале дим, көне дә бик матур, кояшлы, Аллага тапшырып, бүген барып кайтыйм әле янына дип, җәяүләп кенә юлга кузгалдым. Юлларыбыз әйбәт, матур итеп таш җәйделәр. Бушанчага бара торган юлда асфальт та салып куйганнар хәтта. Нина ахирәтем йорты янына килеп җиткәндә, төш...

Чынлап та, Нина улы белән шул яңа салынган өйләрендә булып чыкты. Тырыш, уңган-булган ул ахирәтем. Улы белән кызы да үзенә охшаган. Юра Яшел Үзән шәһәрендә өч бүлмәле фатирда яши. Туган авылы Бушанчада да ике катлы йорт җиткереп ята. Күз генә тимәсен, уңганнан бар да була шул.
-Улым, «йорт саласы иде әни», дигәч, җир алу өчен районга юл тоттым. Рәсмиләштерергә әллә ничә барырга туры килде.Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янына кердем. Ул кешене аңлый торган җайлы җитәкче булып чыкты, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итте. Шул ук көнне эшемне төгәлләп тә кайттым. Олы кешенең гозерен аяк астына салмаганына рәхмәт яусын аңа. Авыл җирлеге башлыгы Габ­бас Зиннәтуллинга да рәхмәтем зур. Чишмә ясады бит, куанып туя алмыйбыз, - дип шатлыгын уртаклашты ахирәтем.
Нина Потапованы мин күптәннән беләм, аралашып яшибез. Үткән тормыш юлы да гыйбрәтле аның. Бик яшьли ирен югалтты. Әтисе үлгәндә, кызы сабый гына иде әле. Ике балага әти дә, әни дә була белде.
Ул хезмәт юлын колхозда бухгалтер булып башлап җибәргән. Байтак еллар эшләгәч, Бушанчага кайта һәм кибетче булып эшкә урнаша. Анда озак кына эшләп, 45 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. Хәзер дә тик тормый ахирәтем, тавык-чебеш асрый. Кызы һәм улы гаиләләре белән ял саен диярлек кайталар. Балаларын, оныкларын көтеп ала ана. Алар әниләренең хәлен белеп, аның тәмле итеп пешергән ризыклары белән сыйланып, ял көне китеп тә баралар.
Менә шундый күңелемә якын ахирәтем яши авылыбызда. Озак күрешми торсак, телефон аша хәлләребезне белешәбез. Нина газеталар укырга ярата. Шуңа да ил-көн хәбәрләреннән хәбәрдар ул. Республика газеталарын да алдыра. «Барлык газеталар арасыннан иң элек үзебезнең районда нәшер ителүче «Кайбицкие зори»ны алып укыйм. Аңа ел саен язылам, райондагы матур эшләр турында шул газета аша укып беләм. Журналистларның язмалары бик ошый миңа», - диде ул.
Дөнья хәлләре, яшәешебез турында гапләшер кешеләр булу үзе бер бәхет ул. Ходай озын гомер бирсен һәрбарчабызга да. Калган гомерләрне дус-тату итеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев