Пенсион грамоталылыкны үстерәбез
Татарстан Республикасында укучы яшьләр арасында социаль һәм пенсия буенча грамоталылыкны арттыру мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында оештырылучы "Пенсия белеме көне" акциясе районыбызның барлык гомумбелем бирү мәктәпләрендә һәм 135нче һөнәр училищесында үткәрелә.
Заниятиеләр циклына Олы Кайбыч гомумбелем бирү мәктәбендә булып узган Пенсион грамоталылык дәресендә старт бирелде.
РФ Пенсия Фонды идарәсе хезмәткәрләре дәүләт финанславы программасына керү, вакытыннан алда пенсия билгеләү, идарә компанияләре сайлау турында сөйләде. Һөнәр училищесында узган дәрес аеруча кызыклы һәм файдалы булды. Яшьләрне "хезмәт эшчәнлеге", "пенсия исәпләүләре", "хезмәт кенәгәсе", "шәхси зат счеты" кебек билгеләмәләр кызыксындыруы ачыкланды. Шунда ук РФ Пенсия Фонды тарафыннан чыгарылган "Уку һәм тормыш өчен барысы да киләсе пенсия турында" дигән бай мәгълүматлы төсле брошюраны тәкъдим иттеләр.
Әлеге басма битләрендә укучылар һәм студентлар өчен аңлаешлы телдә пенсия системасының нигезен тәшкил иткән төп билгеләмәләргә аңлатма бирелә, Россиядә пенсия белән тәэмин итү тарихы сурәтләнә. Китап укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен дә кызыклы. Һәркемнең киләчәктә алачак пенсиясе өчен шәхси җаваплылыгы турында сөйләшү дә җанлы төстә узды. Укучылар үзләре үк шундый нәтиҗәгә килде: әле ерак киләчәк эше булып күренгән пенсия мәсьәләсе, ничә яшьтә булуга карамастан, барыбызга да кагыла икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев