Рифкать Гарифуллин – Кайбыч горурлыгы
Якташларын әледән-әле шигырьләре белән куандыручы яшь күңелле өлкән дустыбыз Рифкать Гарифуллинга ноябрьнең 28ендә 80 яшь тулды.
Казан шәһәрендә яшәүче Рифкать аганың "Кайбычым" дип яшәмәгән берәр көне бармы икән? Юктыр, мөгаен. Туып-үскән Олы Кайбычын, аның кешеләрен, иркен болыннарын, хәтфәдәй тугайларын, яшел урманнарын, туган нигезендә бакчалары артыннан гына аккан Бәрле елгасын сагынуы шигырьләрендә ачык чагыла. "Туган як якын икән", "Кайбыч таңнары" китапларындагы шигырьләрен укып, без гүя матурлык, илаһилык, сафлык, гүзәллек дөньясына чумабыз. Шагыйрьнең 400гә якын шигыре бар, аларның кайберләре көйләргә салынган. Озак еллар буена мәгариф системасында эшләп, укучыларга белем һәм тәрбия биргән Рифкать Гарифуллин, "Кайбыч" якташлар җәмгыяте Президенты Рәфыйк Гарәфетдинов язганча, шигърияткә соңрак килде. "Үзе әйткәнчә, ул яшьлегендә үк шигырь белән мавыккан авыруын яңартырга уйлады. Аллаһы Тәгалә кодрәте - аның юлы уң булды. Шагыйрь эчкән чишмә суларының шифалы тәме, имән урманнарыннан искән җилләрнең хуш исләре, тау битләрендә сибелеп үскән җир һәм каен җиләкләре, районның яхшы күңелле, уңган кешеләре, хезмәт батырлары, шушы якның хәзергә кадәр әдәбият битләрендә сөйләнмәгән авыллары, мул уңышлы басулары - барысы да аның шигырьләрендә укучыларга җиткерелде, ачык чагылды. Мин ышанам, авторның беренче китабындагы күп кенә шигырьләре мәңге онытылмас һәм үлмәс әсәр булып калыр", - дип яза Рәфыйк ага. Күпсанлы укучыларыбыз исеменнән Рифкать Гарифуллинны олуг юбилее белән кайнар котлап, аңа җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, тормыш иптәше Зөһрә апа белән парлап канат кагуын телибез. Укучыларыбызга Рифкать абыйдан шигъри бүләк тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев