Тормыш яме
Анастасия Майданова - лаеклы ялда беренче елын гына түгел. Пенсиягә чыкканчы элеккеге "Рассвет" колхозында, хәзерге "Заволжье" җәмгыятенең Кече Мәме филиалында 13 ел дәвамында фермада дуңгызлар симертү буенча оператор булып эшләгән. Хәзер анда дуңгызлар да, мөгезле эре терлекләр фермасы да юк.
- Бу яшьләр өчен уңайсыз, якын-тирәдә бернинди эш юк. Элек бездә фермалар гөрләп эшләде, авылыбыз халкы уңган, малларның баш саны да күп иде. Әйткәнемчә, бездә хезмәт сөючән халык яши, күбесе авылдан читтә эш эзлиләр, ничек тә яшәргә кирәк бит, - дип борчыла ул яшьләр өчен.
Анастасия Майданова шәхси хуҗалыгында дуңгызлар, сарыклар, казлар асрый. Кош-корт үрчетә, кайбер елларда ана казы 28-31әр биби чыгарган, ә быел мактанырлык түгел. Зур бакчасы бар. Бәрәңге участогы шулай ук игътибар, вакыт, көч таләп итә.
- Кайвакыт төшке аш вакытында чәй эчәргә дә онытып җибәрәм, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә кирәк, башкача өстәлеңдә берни булмый, иртәгесе көннең иминлегенә бүген нигез салына бит, - ди ул.
Авылга журналистлар десанты көнне без аны күршеләрендә очраттык. Ул Елена Павловна Ворожейкинаның хәлен белергә кергән иде. Без Кече Мәме почта бүлеге начальнигы Ирина Козина белән бергә аны "Кайбицкие зори" район газетасына язылырга күндердек. Кыш якынлашкач, чәй эчеп утырганда бәлки газета укырга да вакыты табылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев