Туган көнең белән, Кайбыч!
Тау ягының гүзәл почмагына урнашкан Кайбычның яңадан район булып оешуына 19 апрельдә 21 ел тула. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавында мондый юллар бар:
"Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне ихлас күңелдән Кайбыч районының зур бәйрәме белән тәбрик итәм. Шушы еллар эчендә сезнең намуслы хезмәтегез, туган җиребезгә тугрылыклы булуыгыз нәтиҗәсендә, барлык халык тырышлыгы белән авыл хуҗалыгын үстерү, социаль-икътисади инфраструктураны камилләштерү мәсьәләләре эзлекле төстә уңай хәл ителә. Үткәннәрдән башка бүгенгене тулысынча күз алдына китереп булмаган кебек, бүгенгедән башка киләчәкнең дә мәгънәсе тулы булмас иде. Шуңа күрә без киләчәккә кече Ватаныбыз - матурлыгы ана сөте белән каныбызга сеңгән туган җиребез, төбәгебезнең тарихи традицияләрен илтәбез. Кайбычыбызның үз йөзе, данлы үткәне бар. Районның иң зур горурлыгы - аның кешеләре. Аларның күпкырлы таланты һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән зур мирасны киләчәк буыннарга калдыруны бурычыбыз дип саныйбыз. Район икътисадын ныгыту, шул нигездә авыл кешеләренә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итү буенча күп нәрсәләр эшлисе бар. Куелган бурычларны уңышлы үтәп чыгуыбызга һич тә шикләнмим. Чөнки безнең як гүзәл табигате, урман-кырлары белән генә түгел, эшсөярләре белән данлыклы. Кайбыч киләчәктә тагын да матурланыр, үсәр әле. Моның өчен мөмкинлекләребез җитәрлек безнең. Барыгызга да исәнлек-саулык, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев