Янгыннар янамасын!
Республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 9 апрелендәге 524нче боерыгы нигезендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләбе тагын да катгыйлана.
Язгы чорда, җирләр кардан арынып, яшел үләннәр калкып чыкканчы, кипкән үләннәрне, каты-кураларны тиз арада җыештырып кую таләп ителә. Чөнки алар тиз янып китүчән һәм ут мизгел эчендә зур мәйданнарга таралырга сәләтле. Торак йорт, оешма-предприятие биналары янындагы үләннәрдән ут таралып, зур казалар чыгарырга, хәтта урманнарга, агачлыкларга зыян чыгарырга мөмкин.
Таләпләр үтәлмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе нигезендә җәзалар каралган. Гражданнарга 2 меңнән 4 меңгә кадәр, җаваплы затларга, шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф суммалары билгеләнгән. Шушы кагыйдәләр үтәлмәү сәбәпле, кеше тән җәрәхәте алса яки 250 мең сумнан артыграк зыян күрсә, урманнарда хәтта 1 агачка гына ут элсә дә, ул очракта, бу кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.
Исегезгә төшерәбез: кәрәзле телефоннардан 112, өй телефоныннан 01 номерын җыярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев