Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрлебашы мәктәбенең яшь урманчылары «Цифрлы урман» дип исемләнгән V республика слетында катнашты

Әлеге слет республиканың мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узды. Бәрлебашы мәктәбенең сигезенче һәм тугызынчы класс укучылары Әнисә Гыйбадуллина, Зәринә Хәсәнова һәм Айсылу Баһавиева укытучылары Эльмира Рәхмәтуллина җитәкчелегендә слетта беренче тапкыр катнашты. Өч ел рәттән анда Федоровское мәктәбе укучылары барган. Быел эстафетаны бәрлебашлыларга тапшырдылар.

Өч көнлек слет Кукмара районының Лубян авылында урнашкан урман-техник көллиятендә узды. Укучыларны урман тармагының санлы трансформациясе белән таныштырганнар. Кызлар сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртак лашты.
– Слетта беренче тапкыр катнаштым. Анда мәктәп урманчылыкларында шөгыльләнүче күп кенә балалар белән таныштым. Алар тәҗрибәле урманчылар белән бергә агач утыртулары, җәнлекләрне һәм кошларны ашатулары, урманнарны янгыннардан саклау юнәлешендә эш алып барулары турында сөйләде, – диде Әнисә.
Әңгәмәгә Айсылу да кушылды: "Конкурс биремнәрен үтәгәннән соң, без Иннополис университеты, ТР урман саклау үзәге, Рослесинфорг, Инногеотех, Рослесозащит һәм Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре үткәргән мастер-классларда катнаштык. Күңел ачу программасы да әзерләнгән иде, дискотекада рәхәтләнеп биедек".
– Слетта катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен район җитәкчелегенә һәм Кайбыч урман хуҗалыгына рәхмәтлебез. Кукмарада без бик күп яңа дуслар таптык, урман хуҗалыгына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белдек, – диде Зәринә.
Эльмира Рәшитовна хәбәр иткәнчә, ачылу тантанасында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР мәгариф һәм фән министры Ил сур Һадиуллин чыгыш ясаган. Катнашучыларны онлайн форматта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләгән. "Мәктәп урманчылыклары хәрәкәтенең елдан-ел популярлаша баруы һәм үз сафларына республиканың төрле почмакларыннан актив балаларны җәлеп итүе сөендерә. Бүген Татарстанда 114 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 1500 гә якын укучыны бер ләш терә. Сез барыгыз да – урманчыларның алыштыргысыз ярдәмчеләре, агач утырту, территорияләрне чистарту, чишмәләрне төзекләндерү акцияләрендә актив катнашучылар. Сез мөһим эш башкарасыз – табигатьне саклау һәм янгыннарны булдырмау буенча чаралар үткәрәсез", – дигән Президент үз чыгышында.
Министр Равил Кузюров табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары, төрле экологик проект ларны тормышка
ашыру һәм урманга сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән пропаганда алып барулары өчен яшь урманчыларга рәхмәт белдергән. Слетта катнашучыларның барысына да уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар теләгән.
Тантаналы ачылыштан соң, «Яшь урманчылар» бәйгесе үткән. Укучылар мәгълүмати буклет ясаган, «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман үстерү һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Янгыннарны сүндерү» һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәгән. Татарстанда
үсүче агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланылучы техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәткән. Быелгы слетның үзенчәлеге шунда ки, барлык гамәли биремнәр дә диярлек цифрлы форматка күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев