Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре балачагында концлагерьда булган Асия апалары белән очрашты

Һәр елны, дөресрәге, 1962 елдан бирле, сентябрьнең икенче ял көне Фашизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, ачлыктан интегеп үлүчеләрне, концлагерьларда, тоткынлыкта газап күрүчеләрне искә алабыз.

Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре балачагы әсирлектә үткән Асия Бәширова янына барды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистәләгән еллар узып китсә дә, сугыш вакытында күргән михнәтләре турында еламыйча гына сөйли алмый ул. Илебезгә фашист илбасарлары басып кергән елны аңа нибары 11 яшь була. Шул яшеннән аңа тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Бу вакытта алар гаиләләре белән Донбас шәһәрендә яшәгән. Сугыш башлангач, шәһәр чолганышта кала. Немец фашистлары 11-12 яшьлек балаларны, вагоннарга төяп, Германиягә озаталар. Араларында бертуган кызлар Асия һәм Бәян Бадамшиналар да була. Аларга, туган илләреннән аерылып, балачакларын өч ел әсирлектә үткәрергә туры килә. Концлагерьда бер дә кызганып тормыйлар. Нинди авыр, пычрак эш бар, шул сабыйлардан эшләтәләр. “Эшләмәсәң, тыңламасаң, тамагың ач кала, өстәвенә әле кыйныйлар да”,- дип искә алды яшьле күзләрен сөртә-сөртә Асия апа. Алар туган авылларына 1945 елның маенда мең бәлаләр белән исән-имин кайтып җитәләр. Бүген Асия апа тугызынчы дистәне тутырып килә. Ярты гасырдан артык вакыт узса да, хатирәләр, йөрәкне телгәләп яңара гына бара. “Без күргәнне сезгә һәм киләчәк буын балаларына күрергә язмасын. Илләр тыныч булсын, террорчылыкка беркайчан да юл куелмасын!” дип озатты калды безне Асия апа Бәширова. 
 

Гөлүсә Шәрәфетдинова, Чүти мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев