Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүти авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Белем көнендә Чүти авылы халкына зур бүләк ясадылар. Биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, баш табиб Гөлнара Сафиуллина, авыл халкы катнашты.

Авылның мәдәният йорты янәшәсендә урнашкан бу бина урамны тагын да ямьләндереп тора. Гөлнара Илдусовна хәбәр иткәнчә, әлеге пункт, Олы Подберезьедагы амбулаториядән кала, районда төзелгән уникенче пункт.
Әлеге тантана уңаеннан Альберт Илгизәрович, Фәнил Әнвәрович һәм Гөлнара Илдусовна халыкны тәбрикләп, пункт төзелешенә үз өлешләрен керткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде. Биредә эшләүче фельдшер Марат Ситдыйковка эшендә яңа уңышлар теләделәр. Авыл халкы исеменнән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов җиткерде.
Сәламәтлек саклау учагы авыл халкына озак еллар хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев