Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галия Кайбицкая исемендәге музейда юбилярларны хөрмәтләделәр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче, июль аенда туган көннәрен бәйрәм итүче юбилярлар белән очрашу узды.

Араларында гомер буе терлекчелек тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан 80 яшьлек Равилә Закирова һәм Әлфия Гыйбадуллиналар булу аеруча куанычлы. Кунакларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатларын башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова, чәчәк бәйләмнәрен Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Сөнгатуллин тапшырды.
Музей буйлап экскурсия ясаганнан соң, районыбызның 30 еллыгына багышлап төшерелгән видеофильм карадылар. Кунаклар музей директоры, Олы Кайбыч авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Чулпан Камалиевага рәхмәтле булып таралыштылар. Бу хакта музейның инстаграмы хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев