Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты

«Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.

Өч сәгать дәвам иткән тамашада “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр – Ульянководан Николай Кайсаров, Светлана Мареева, Хуҗа Хәсәннән Станислав Кузнецов, Ярослав Петров та катнашты. Алар белән бергә педагоглары Евгений Мареев һәм Альберт Перепелкин, үзәкнең база мәйданчыгы буенча методисты Алия Мотыйгуллина да барды. Укытучылар очкычлар ясау буенча мастер-класслар күрсәткән. Укучылар үзләре ясаган самолетлардан күргәзмә әзерләгән. Бәйрәмдә парашютчылар, вертолетлар, легендар “Стрижи” пилот төркеме чыгыш ясаган, соңыннан концерт куйганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев