Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ат ярышларының төп призы – машина Арча районына китте

Нәселле атлар арасында ярышта беренче урынны “Брейзен-Зип” кушаматлы атта “Ак Барс Арск” җәмгыятеннән килгән Александр Александров яулады. Төп җиңүчегә машина ачкычын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Икенче урында “Нарьяна” кушаматлы атта чапкан Дилә Галимҗанова. Ул Ульян өлкәсенең “Ульяновская Нива” җәмгыяте исеменнән ярышты.
Өченче урында – “Рашен Глим”да чапкан Мырзабек Каппушев. Бу ат җырчы Илназ Минвәлиевныкы диделәр.


Үзебезнең районда ел әйләнәсе хуҗалык эшендә булган атлар арасындагы ярышта Олы Урсактан Илһам Кәримов “Лаура” кушаматлы атта беренче килде. Илһамга төп бүләк – ат тапшырыла.
Икенче урында – “Алтын кырлар” агрофирмасының “Луара” кушаматлы атында чапкан терлекче Әнис Әдиятуллин.
Өченче урында – Ябалактан “Дубрава” агрофирмасының мал табибы Ирек Фәхриев. Ул “Буян” кушаматлы атта чапты.


Быел беренче тапкыр татар токымлы атлар чапты. Бу атларны “Туган як – Агро” хуҗалыгының генераль директоры Альберт Хәялиев тәкъдим итте.
Беренче урында – “Даян” кушаматлы атта чапкан Ринат Шәйхетдинов. Икенче урында -“Тайсун”ны иярләгән Лиана Җиһангирова. Өченче урында – “Айхан” ның җайдагы Рөстәм Каюмов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев