Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбе укучысы вафат булган

Бу көннәрдә Чүти урта мәктәбе коллективы зур кайгы кичерә. 11 сыйныф укучысы Александр Радик улы Малов каты авырудан соң вафат булды.

Беренче сыйныфтан бирле гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган Сашаның безнең арадан мәңгелеккә китүенә ышанасы да килми. Мәктәптә уку дәверендә ул үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Спортны яратты, ярышларда актив катнашты, уңышларга иреште. Сабыр, тыйнак, акыллы бала иде ул. “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең актив әгъзасы иде. Александр Малов үзенең гадилеге, самимилеге һәм тырышлыгы белән сыйныфташлары, мәктәп укучылары, укытучыларның күңелендә мәңге сакланыр. Аңа гомер бүләк иткән Галина Николаевна белән Радик Павловичның әйтеп бетерә алмастай авыр кайгысын уртаклашабыз. Сашаның урыны җәннәт түрләрендә булсын иде.
Чүти урта мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы, Чүти, Олы Тәрбит балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев