Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнеп үсә

Юл йөрү кагыйдәләрен, Онытма син кич-иртә. Әти-әниең синең, Сау кайтуыңны көтә.

Районыбызда балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бакчаларда, башлангыч классларда өйрәтү – хәзерге заманның иң актуаль мәсәләсе. ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Илфат Әхмәтов та, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның җәрәхәтләр алу куркынычын кисәтү максатында, киңкырлы эшчәнлек алып бара.
Хәзерге югары технологияләр заманында юлларда автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя.
– Безнең Хуҗа Хәсән мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары юл йөрү кайгыйдәләрен “Әйләнә-тирә дөнья” дәреслә рендә, класстан тыш чараларда өйрәнә. Белемнәрен ныграк үзләштерү өчен уен-дәресләр, викториналар, рәсем күргәзмәләре оештырабыз. “Сак бул, юл!”, “Юл йөрү кагыйдәләре белгечләре”, “Светофор безнең дустыбыз!” уен-викториналары төрле һәлакәтләргә юлыкмас өчен нинди белемнәрне кулланырга кирәклеген үз
эченә ала. Дәресләрдә балалар актив катнаша, сорауларга төгәл җаваплар бирәләр. Бала чактан күңеленә салган белемнәрне алар үсеп җиткәч тә онытмый, тормышта, көн-күрештә кулланалар, – диде башлангычларга юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес үткәргән Валентина Ильина.
Мондый дәресләр укучылар өчен файдалы һәм кызыклы.
– Миңа “Әйләнә-тирә дөнья” дәресләреннән алган белемнәр юлда сак булырга, мәктәпкә бару һәм кайту юлында үз-үземне ничек тотарга кирәклеген искә төшерә. Бу дәресләрдә миңа бик ошый, – диде 3 нче сыйныф укучысы Станислав Долматов.
Әңгәмәгә 4 нче сыйныф укучысы Родион Муллин да кушылды.
– Мин мәктәпкә күрше Кушкүл авылыннан автобуста йөрим. Һәркөн транспорт белән йөрү сәбәпле, миңа юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Укытучылар безгә юлда, транспортта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген даими кисәтеп, аңлатып торалар, – диде ул.
Уйный-уйный өйрәнеп алган белем-күнекмәләрнең киләчәктә балаларга файдасы тисен иде. Җырдагыча, юллар, юллар, авыр булса булсын, тик соңгысы гына булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев