Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Авыл денс” биючеләре “Йолдызлык”та республика буенча беренче урынны яулады!
Кичә "Авыл денс " бию төркеме һәм “Конферансье” номинациясендә җиңү яулаган йолдызчыгыбыз Алинә Гарифуллина (җитәкчесе мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова) “Пирамида” да Кайбыч исемен кабат янгыратты.
-
Россия Спорт министрлыгы кубогы –Борындык бадминтончыларында
28-31 мартта Саратовта илебезнең иң көчле бадминтончылары катнашында узган Бөтенроссия ярышында Борындык мәктәбе командасы беренче урынны яулап кайтты. Россия Спорт министрлыгы кубогы алар кулында!
-
Колаңгы янындагы “райком кыры”нда арпа чәчә башладылар
Районыбызның уңдырышлы иген басулары куәтле техника гөрелтесенә күмелде.
-
Чүтидә казылык җитештерүче модульле завод сафка басты
Тиздән Кайбыч халкы үзебезнең районда җитештерелгән казылык, кулдан ясалган пилмән, кәтлит һәм башка ярымфабрикатлар сатып ала башлаячак. Чүти авылында ачылган “Йолдыз” кооперативында җитештерәләчәк ул.
-
Кече Мәме фермасы мөдире Галина Шихова – үз эшенең остасы
Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта районыбыз терлекчеләре барлыгы 53,5 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә ул 11,9 килограммга туры килә. Әлеге күрсәткечтә “Дубрава” агрофирмасының Кече Мәме бүлеге терлекчеләренең дә өлеше бар.
-
Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә экологик фестиваль узды
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларның «Аллы-гөлле сәхнә» дип исемләнгән V Республика экологик фестиваль-бәйгесенең район этабы узды.
-
Кайбыч районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара
Басу-кырларда кар катламының күзгә күренеп кимүе игенче-механизаторлар алдында зур бурыч торуын, тиздән язгы кыр эшләре башланачагын искәртә.
-
Кайбычта кышкы спорт сезоны чаңгы буенча эстафета ярышлары белән ябылды
Бүген Олы Кайбычтагы чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан район башлыгы призына чаңгы буенча катнаш эстафета ярышлары үткәрелде. Олысы да, кечесе дә иртәдән үк музыка яңгырап торган мәйданга җыелды. Һава торышы да, чаңгычылар теләгәнчә, үзе салкынча, үзе кояшлы иде.
-
Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге оешуга биш ел тулды
Район мәдәният йортында «Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге» коммерцияле булмаган җәмәгатьчелек оешмасының конференциясе узды. Әлеге үзәк оешуга быел биш ел тулды.
-
Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева — лидерлык сыйфатына ия җитәкче дә, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше һәм әни дә
Мәскәүдә рәхәт, ә Надеждинода тагын да яхшырак. Әлеге сүзләрне мин Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельевадан ишеттем.
-
Кайбычта әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерделәр
Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбыз тормышы вакыйгаларга бай булды. 22 февральдә Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган районыбызның Кошман авылыннан Мансур Миңнуллин, Мәлкидән Валерий Волков, Олы Тәрбиттән Владимир Драндров туып үскән йортларга, аларның исемен мәңгеләштерү максатында мәрмәр элмә такталар ачу тантаналары булды.
-
Федоровское мәктәбе укучысы спорт мастерына кандидат булды
Федоровское авылыннан чираттагы куанычлы хәбәр килеп иреште – Татарстан Республикасының бадминтон буенча яшьләр җыелма командасы әгъзасы Полина Григорьева Россия Федерациясе Спорт мастерына кандидат булды.
-
Кече Мәме фермасы терлекчеләренең башкаларга үрнәк итеп куярлык матур эшләре бар
Кышлату чорында хуҗалыклар кассасына табыш кертүнең төп чыганагы – терлекчелек. Шуңа да бар көч терлекчелек тармагында мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
-
Кайбычта “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт бәйрәме үтте
Бүген Олы Кайбычтагы “Сабан туе” мәйданында урнашкан чаңгы базасында “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт бәйрәме үтте. Иртәдән үк чаңгы базасы янында дәртле музыка яңгырый, без килгәндә мәйдан кырмыска оясын хәтерләтә иде.
-
Казан шәһәрендә яшәүче фермер Кайбычта лалә чәчәкләре үстерә
Казан шәһәрендә яшәүче Рафаил Фәсаховның күңелен Кайбыч җиренең матур табигате шулкадәр үзенә әсир иткән ки, ул монда фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Хәзерге вакытта фермасында 80 баш ат асрый ул. Сезне Рафаил Фәсаховның яңа төр бизнесы белән таныштырасы килә. Аның теплицасында 28 мең төп лалә чәчәге үсә, озакламый алар чәчәк атачак.