Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кошман авылының Такташ урамында яшәүчеләр Болгарга барды

Элек-электән, уты сүнсә дә, тозы бетсә дә, күршесенә кергән безнең халык. Ризыгы белән бүлешкән, хуҗалык эшләрендә ярдәмләшкән, күршесе белән киңәш-табыш иткән. Яши-яши күршеләрең туганыңнан да якынрак була. Аш-су җыйган очракта, ике як күршене табынга дәшмәү олы гөнаһ саналган. Мунча якса да, күршесен калдырмаган авыл кешесе. Бигрәк тә ялгыз карт-карчыкларның хәлен белешеп тору күрше-күләннең изге бурычы дип кабул ителгән. Тимер ишекләре артына бикләнеп беткән шәһәр халкыннан аермалы буларак, күрше хакын хаклау кебек асыл сыйфатны татар авыллары әле дә җуеп бетермәгән.

Безнең Кошман авылында Такташ урамында да әнә шундый күршеләр яши. Урамнары белән бердәм, тату, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә бергә алар. Ул урам артык зур түгел, бергәлекнең сере дә шунда микән әллә? Юктыр, күрше хакының тәңре хакы булуын аңлап яшәүдән киләдер бу. Әлеге урам халкы һәр җәй саен, олысы-кечесе бергә җыелып, бәйрәм үткәрми калмый. Быел Корбан гаете көнне дә урамда корбан ашы пешерде алар. Берәүләр итен, бәрәңгесен алып чыкса, икенчеләре өстәлгә куярга тәм-томы, яшелчәсе, җиләк-җимеше белән бүлеште. Учакта пешкән тәмле аштан авыз иткәндә, бу урамда яшәүчеләр күңелендә Изге Болгар җирләрен күреп кайту теләге уяна. Тимерне кызуында сугарга кирәк, диләрме әле. Бу фикерне барысы да хуплый һәм узган якшәмбедә аны тормышка да ашыралар. Гөлия һәм Фаил Сафиуллиннар, Гүзәлия Гарифуллина, Рузилә һәм Илшат Шәрәфиевлар, Розалия һәм Рөстәм Садриевлар, Гөлия һәм Илнур Гыйләҗевлар, Алинә һәм Илнур Садриевлар, Нурия һәм Альберт Өметбаевлар бу сәяхәттән онытылмаслык тәэсирләр белән кайткан. 
–  Болгар шәһәре – һәр татар кешесе өчен изге урын ул. Бу җирләрне күреп, борынгы бабаларыбыз йөргән юллардан узу күңелләрдә милләтең, халкың белән горурлану хисе тудыра. Тарихыбызны онытырга тиеш түгелбез, – ди алар. 
Такташ урамында яшәүчеләрнең хыяллары зурдан – киләчәктә бергәләп Казанга экскурсиягә  барасылары килә аларның. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев