1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Хәбәрләр

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Ямьле җәйнең беренче көне бик матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән башланып китә. Россия Президенты игълан иткән Гаилә елы уңаеннан «Гаилә өчен зур яллар» проекты тормышка ашырыла. Аның чираттагысы ил күләмендә 1-2 июньдә узачак.

Барыбыз өчен дә кадерле булган бәйрәм уңаеннан «Имәнлек» ял паркында барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән килгән балалар, укучылар катнашында Сабантуй үткәрелә.

Төрле уеннар, җыр-биюләр, бүләкләүләр белән бергә үрелеп баручы бәйрәмгә теләгән һәр кеше килә ала. Гаилә эстафеталары, викториналар уза, аттракционнар эшли, сәүдә оештырыла.

Мәктәпләр, балалар бакчаларында да күңелле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла. Кайбыч ягы музеенда «Балачакка сәяхәт» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачыла һәм ул 19 июньгә кадәр эшли.

Без — өлкәннәрнең бар теләге — бу якты дөньяга килгән һәр сабый көтеп алынган һәм бәхетле булсын. Аларга әти-әни канаты астында кадерле бала булып үсәргә язсын. Бәхеткә, кадер-хөрмәткә төренеп, наз һәм ярату тоеп яшәүче балалар күп бездә.

Бала хокукларын яклаучы комиссия утырышларында ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәүчеләр белән дә очрашырга туры килә. Аларны туры юлга бастыру өчен профилактика органнары гаять зур эш башкара.

Балалар бәхетле булсын өчен бөтен шартлар да тудырылган бездә.


Нет комментариев