Булгария» һәлакәтендә якыннарын югалткан кайбычлыларның хәлләрен белделәр
Татарстан халкын гына түгел, бөтен илне кара кайгыга салган «Булгария» теплоходының Идел елгасы төбенә китүенә бүген унике ел тулды.
Изге Болгар җиренә сәяхәткә чыккан 201 пасcажирның 122сенең гомере өзелгән бу теплоходта фаҗигале төстә һәлак булучылар арасында кайбычлылар да бар иде. Анда Мәлки авылыннан ирле-хатынлы Ирина һәм Сергей Рябчиковлар, Иске Тәрбиттән Наталия Башурина, Альбина Ивановаларның яшь гомере өзелде.
Быел да аларның якыннарының хәл-әхвәлләрен белешеп кайттылар. Социаль яклау бүлеге консультанты Алия Сафина, «Өмет» үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләйсән Басыйрова башта Мәлкидә яшәүче Серафима Рябчикова янына бардылар. Серафима апа «Булгария» фаҗигасендә улы Сергей белән килене Иринаны югалткан. Иске Тәрбит авылында Людмила һәм Петр Башуриннар, Зоя Максимова гаиләләрендә булдылар. Һәлакәттә якыннарын югалтканнарның хәлен белешеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайгыларын уртаклаштылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев