Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ЭКОлидер» бәйгесе старт алды 1 сентябрьдә Татарстанда һәр ел саен уздырылучы «ЭКОлидер» бәйгесе старт алды

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына юнәлтү һәм предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлегенә булышу максатында үткәрелә.

«ЭКОлидер» бәйгесе дүрт төркемдә: төрле өлкәдәге оешма һәм предприятиеләр, муниципаль берәмлекләрдәге җирле үзидарә органнары, мәгариф оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм аерым кешеләр арасында барлыгы унсигез номинациядә үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Бәйге материаллары агымдагы елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Әлеге бәйгедә республиканың матбугат чаралары да катнаша. Алар өчен «Табигать һәм кеше» дигән бәйге үткәрелә. Узган елларда үткәрелгән бәйгеләрдә «Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары да анда катнашып җиңүләр яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ЭКОлидер» бәйгесе старт алды 1 сентябрьдә Татарстанда һәр ел саен уздырылучы «ЭКОлидер» бәйгесе ста...