Кайбыч районында ноябрь башыннан бирле инде икенче тапкыр янгын чыккан. Чүти авылында торак йорт янып китә һәм аны ут тулысынча юк итә. Йорт хуҗасының куллары һәм бите пешә.
Янгын турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 13 ноябрьдә 15:33 сәгатьтә килгән. Коткаручылар килгәндә, 80 квадрат метрлы йортны ялкын тулысынча чолгап алган була. Аны саклап кала алмыйлар. Йорт хуҗасының икенче дәрәҗәдәге термик пешү ала. Беренчел версия буенча, янгын газ җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Янгынны ничек булдырмаска?
Күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге газ баллоннары һәм җылыткычлар белән сак булырга чакыра:
- Җиһазларны тикшерегез. Даими карагыз, газ баллоны, шланг, редуктор һәм аларның тоташу урыннары белән проблемалар юкмы? Газ чыгуын тикшерү өчен шырпы яки зажигалка кулланмагыз. Моны сабынлы эремә ярдәмендә эшләгез. Әгәр куыклар барлыкка килсә, димәк, газ чыга дигән сүз.
- Баллоннарны дөрес саклагыз. Газ баллонын вертикаль рәвештә, мичләрдән, җылыткычлардан һәм кояштан ераграк куегыз. Баллоннарны подвалларда һәм базларда сакларга ярамый, чөнки анда газ җыелырга һәм шартлау куркынычы булырга мөмкин.
- Бинаны җилләтегез. Вентиляцияне япмагыз һәм эшләп торучы газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
- Җылыту приборларын янып китүчән әйберләрдән ераграк урнаштырыгыз. Аларга куеп кием киптермәгез, җиһазлар һәм пәрдәләр янына куймагыз. Приборларны инструкция буенча кулланыгыз, электр челтәренә артык көчәнеш бирмәгез.
- Өйдән чыгып киткәндә яки йокларга ятканда, барлык приборларны сүндерегез.
Әгәр дә газ исен сизсәгез утны һәм электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез. Куркыныч тудырса, вентильне ябыгыз, тәрәзәләрне ачыгыз һәм бүлмәдән чыгып китегез. 104 номеры буенча газ хезмәтенә, яки 112 номерына шалтыратыгыз.
Саклык күп вакытны алмый, ләкин зур бәладән коткарырга мөмкин.
Фотолар Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.
Нет комментариев