Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы.
Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта үтүче Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында уздырылган район Сабан туенда берничә буын бер йортта гомер итүче үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде. Алар — Кече Кайбычтан Зиннуровлар, Имәнле Бортастан Гыйниятуллиннар, Иске Чәчкабтан Әхмәтовлар, Олы Кайбычтан Гарәфетдиновлар, Кошманнан Яруллиннар, Борындыктан Мингалиевлар, Салтыйганнан Саттаровлар. Ульянководан Мареевлар, Мәлкидән Гурьяновлар һәм Акрымовлар, Чүтидән Щукиннар, Олы Подберезьедан Фроловлар һәм Хуҗа Хәсәннән Долматовлар да мәйдан түрендә бүләк алды.
Нет комментариев