Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта махсус операция зонасында һәлак булган Илгиз Гыйләҗев белән хушлаштылар

Олы Кайбыч авылында яшәгән Илгиз Гыйләҗев махсус операция барышында геройларча һәлак булган.

Илгиз Фирдүс улын соңгы юлга озату буенча үткән матәм митингында ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, мәрхүмнең әнисе, гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, авылдашлары катнашты.

Илгиз Гыйләҗев Украинада барган махсус хәрби операциягә 2024 елның 16 февралендә контракт буенча киткән. Агымдагы елның 5 мартында хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган.

Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов, Илмас Хәмидуллин чыгыш ясады. Геойларча һәлак булган якташыбызның әнисе, гаиләсе, туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.
Илгиз Гыйләҗев Олы Кайбыч авылы зиратында җирләнде.

Казан шәһәреннән килгән хәрби каравыл аның кабере янында автоматлардан салют бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

7

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев