Кайбычта Украинада һәлак булган Федор Молов белән хушлаштылар
Олы Тәрбит авылында туып-үскән Федор Молов махсус операция барышында геройларча һәлак булган.
Авыл уртасында урнашкан чиркәү янында үткән матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, Федор Павловичның әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.
Федор Молов Украинада барган махсус хәрби операциягә 2023 елның маенда контракт буенча киткән. Агымдагы елның 7 маенда хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барган матәм митингында Рәмис Хәялиев, Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады. Федор Павловичның әнисе, туганнарының авыр кайгысын уртаклаштылар. Геройның әнисе Фекла Игнатьевнага улының «Батырлык» орденын тапшырдылар.
Федор Молов туган авылы Олы Тәрбит зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев