Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның шашка, шахмат, йөзү төрләре буенча пенсионерлар арасында ярышлар үтте. Анда унбер авыл җирлегеннән командалар катнашты.

Ярышта катнашучыларны сәламләп чыгыш ясаган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев өлкәннәрнең шулай актив сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына, гел хәрәкәттә булуларына, яшьләргә үрнәк күрсәтүләренә басым ясады.
Бәйгене ачу тантанасыннан соң, район яшләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов катнашучыларны өч төркемгә бүлде: аларның беренчесе шахмат уйнаса, икенчесе шашка уйнады, өченче төркем йөзү буенча көч сынашты.
Спорт-сәламәтләндерү комплексында спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Әнә бассейнда ничек колач салып, рәхәтләнеп йөзә алар! Олы Кайбычтан Риза Нуруллин бу юлы да үзен иң шәп йөзүче итеп танытты. Мөрәледән Илдар Вафин, Хуҗа Хәсәннән Кузьма Яшкин икенче-­өченче урыннарда.
- Пенсионерлар арасында үткәрелгән район, зона, республика ярышларында даими катнашып киләм. Республика ярышларына барыр алдыннан, районда сайлап алу бәйгеләре үткәрергә кирәк. Шулай булганда, андый ярышларда район командасы нәтиҗәлерәк чыгыш ясар иде, - диде Риза Нуруллин.
Хатын-кызлар арасында ярышның бу төрендә Федоровскоедан Роза Хәйруллинага тиңнәр булмады. Шул ук авылдан Мария Ершова икенче, Олы Кайбычтан Дамирә Шаһивәлиева өченче урында.
Шашка һәм шахмат уеннары да мавыктыргыч үтте. Борындык авылыннан Фаил Хөснетдинов шахмат буенча җиңү яулады, шашкада көмеш медальгә ия булды.
- Без өлкәннәр арасында мондый ярышлар үткәрү бик кирәк. Чөнки безгә аралашу җитми, гел өйдә генә дә ятып булмый. Мин шахмат, шашка буенча үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге ярышларда теләп катнашам. Бүгенге килүем дә бушка булмады, берәр алтын, көмеш медаль оттым. Ярышта җиңү дә шатлык, әмма күптәнге танышлар, дуслар белән кабат күрешүгә җитми инде, - диде Фаил абый.
Шахматта икенче- өченче урыннарны Мөрәледән Илдар Вафин һәм Надеждино авылыннан Константин Кузнецов алды. Шашкада Кошман авылыннан Фәрит Абзалов чемпион булды. Мөрәледән Марсель Нәҗиев - бронза медаль иясе.
Хатын-кызлар арасында Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Боярина шахматта беренче, шашкада икенче урыннарны алды. Шахматта Кече Мәмедән Валентина Майданова һәм Галина Горемыкина икенче-өченче урыннарны бүлеште. Шашка буенча Олы Кайбычтан Дамирә Шаһивәлиевага тиңнәр булмады. Өченче урынны Федоровскоедан Мария Ершова яулады.
Командалар арасында Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы ышанычлы җиңүгә иреште. Икенче-өчен­че урыннарны Хуҗа Хәсән һәм Федоровское командалары бүлеште. Барлык призерларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әзерләгән бүләкләрне, медаль һәм Мактау кәгазьләрен район Пенсия фонды начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова һәм Юрий Михайлов тапшыр­ды. Оештыручылар алар өчен чәй табыны да әзерләгән иде. Ярышларда катнашучылар әлеге чарадан күтәренке күңел белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте