Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районында Татарстанда террорчылыкка каршы комиссиянең эшче группасы план нигезендә тикшерү үткәрде

Узган атнаның җомгасында Кайбычка Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең эшче группасы тикшерү белән килде.

План нигезендә үткәрелгән әлеге тикшерү республикадагы террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев рәислегендә узды. Эшче төркем составында бу аппаратның баш киңәшчеләре Артур Мирзин, Зөфәр Фазлыев, Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының баш киңәшчесе Альберт Газизҗанов, республика прокуратурасы, "Татмедиа" агентлыгы, Татарстан Эчке эшләр, Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары вәкилләре бар иде. Иң элек район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм тикшерелүче оешмалар җитәкчеләре белән очраштылар, соңыннан үз карамакларындагы оешмалардагы эшчәнлек белән таныштылар. Эшчәнлеккә нигездә уңай бәя бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Бу хакта газетабызның алдагы саннарының берсендә тулырак таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында Татарстанда террорчылыкка каршы комиссиянең эшче группасы план нигезендә тикшерү үт...