Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров рәислегендәге әлеге утырышта район прокуроры, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, "Главтатдортранс", "Кайбыч" юл төзү-ремонтлау төзелеш участогы, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгариф бүлеге, иминиятләштерү компанияләре вәкилләре катнашты. Бергә җыелуның максаты - район юлларын мөмкин кадәр куркынычсыз итү буенча шартлар тудыру.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин Кайбыч юлларында һәлакәтләрнең ни дәрәҗәдә күзәтелүе турында сөйләде һәм агымдагы елның ун аенда юл фаҗигаләренең кимүен билгеләп үтте. Юлларда һәлакәтләр гадәттә шимбә, якшәмбе көннәрендә ешрак күзәтелә, чөнки авылга ялларга кайтучылар күп, шул сәбәпле, машиналар саны да арта. "Безне иң борчыганы - руль артына утыручыларның кайберләрендә автомобиль белән идарә итү культурасы булмавы. Юл-транспорт һәлакәтләре күпчелек очракта шоферларның үзе гаебе белән килеп чыга", - диде Фирдүс Тимершин. Утырышта 19 сентябрьдә Олы Кайбыч-Колаңгы автомобиль юлының унбишенче чакрымында булган юл-транспорт һәлакәтенә бәйле эш каралды. Район прокуроры Руслан Заһретдинов район юлларындагы барлык куркыныч участок­ларны тикшерергә кирәклеге турында тәкъдим кертте. Ул Кайбыч районында автотранспорт чараларын страховкалаганда техник күзәтү үткәрергә кирәклеге хакында да чыгыш ясады. Прокурор билгеләп үткәнчә, аларга ОСАГО полисының техник күзәтү үткәрелмичә генә бирелү фактлары күп булуы ачыкланган. Закон таләпләрен урап узган иминиятләштерүчеләр аркасында гади кешеләр зыян күрә. Безнең районда эшчәнлек алып баручы ике иминиятләштерү оешмасында тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәсе буенча тиешле чаралар күреләчәк.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин мәктәп автобус­лары шоферларының тизлек режимын ни дәрәҗәдә үтәүләре белән таныштырды. 11 мәктәп автобусы һәр көнне 38 авылдан 372 укучыны алты урта гомумбелем бирү мәктәбенә йөртә. Рейска чыгар алдыннан шоферлар тикшерү уза, автобусларның ОСАГО иминиятләштерү полисы бар, "ГЛОНАСС" системасына кушылган, видеорегистраторлар, куркынычсызлык каешлары белән тәэмин ителгән.
Подряд оешмаларның кышка әзерлеге һәм эшчәнлеге турында "Кайбыч" юл төзү- ремонтлау төзелеш участогы начальнигы вазифасын башкаручы Илгиз Сабиров һәм торак-коммуналь хуҗалыгы директоры Рәмис Сафин чыгыш ясады. Комиссия рәисе алар алдына мәктәп автобуслары йөргән маршрутларда юлларның торышын аеруча җентекләп карау бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте