Кече Мәме авылы клубында һәр көнне эш кайный – шушы җирлектә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә. Өйдәге эшләрен арткы планга куеп, күңел кушуы буенча әнә шундый игелекле эшкә алынганнар.
Маскировка челтәрләре — махсус операция зонасында иң кирәкле әйберләрнең берсе. Бу — зур ярдәм. Дөрес ясалган маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерләрен саклап кала ала.
Кече Мәмедә солдатларга ярдәмне күптәннән оештыралар. Районда гына түгел, республика күләмендә үткәрелгән акцияләргә дә теләп кушылалар. Оекбаш бәйләү, җылы юрганнар, башка кирәк-яраклар җыю, токмач кисү дисеңме, барысында да бердәм булып катнашканнар, 3,5 центнер окоп шәмнәре әзерләп җибәргәннәр.
Маскировка челтәрләрен узган елның җәендә үк үрә башладык. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева белән актив волонтерыбыз Юлия Токсарова, июль башында «Салават күпере» спорт комплексында үткәрелгән мастер-класска барып, маскировка челтәре үрергә өйрәнеп кайтты. Моның өчен Лаештан волонтер Зинаида Иванова килгән иде. Шуннан соң бу эшне үзебездә башлап җибәрдек, — диде авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева.
Хезмәте мөһим һәм җаваплы булуга карамастан, Елена Николаевна үзе дә, буш вакыты булган саен, шушы эшкә кушыла. Маскировка челтәре үрү өчен махсус каркасны да, тормыш иптәше Олег белән бергәләп, өйдә кул астында булган материаллардан ясаганнар. Башка кирәк-яракны, халыктан җыелган акчага интернеттан заказ биреп кайтарталар. Акчалата ярдәмне шушы җирлек халкы гына түгел, монда туып-үсеп, шәһәрдә яшәүчеләр дә, бүтән авыллардан да күрсәтәләр икән. Шушы эшне оештырып йөрүче тагын бер актив волонтер, махсус операциядә улын югалткан Людмила Козина күпме акча җыелуы, нинди бәягә материаллар алынуы турында авылның ватсаптагы төркемендә җентекләп отчет биреп бара.
— Без, маскировка челтәрләре үрүчеләр дә, шул группада хәбәрләшеп, аралашып торабыз. Әлеге изге эшкә кушылучыларның күпчелеге — лаеклы ялдагы апалар, иң өлкәненә 72 яшь. Арабызда бер ир-ат — Виктор Бабанов та бар, — диде Людмила Владимировна. — Эшкә барган кебек, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, һәр көнне иртәнге сәгать сигезгә мәдәният йортына киләбез, егерме бишләп кеше җыела.
Барысы да диярлек Кече Мәме, Малалла авылыннан. Мәскәүдә яшәп, лаеклы ялга чыккан Зөһрә Биктаһирова, иртән иртүк, иң беренче булып, җәяү Бортастан ук килеп җитә.
Кайтканда да машина көтеп басып тормый. Оста куллы апалар төшке ашны да, өйдән алып килеп, мәдәният йортында гына ашый. Һәркемнең үз вазыйфасы, эш урыны бар. Заказлар күп, көненә иңе — өч, буе алты метрлы 2-3 челтәр үрәләр. Аларны, районнан гуманитар йөк киткәндә яки, кыска вакытлы ялга кайткач, егетләрнең үзләренә биреп җибәрәләр.
— Махсус операция тизрәк тәмамлансын һәм тынычлык урнашсын иде. Маскировка челтәрләрен үргәндә, барыбыз да шуны тели. Алар мөмкин кадәр күбрәк сугышчыны яраланудан һәм һәлак булудан сакласын, — диде Юлия Токсарова.
Һәр эштә дә өлгер Кече Мәме уңганнарының кулларына күз иярми. Җитезлекләренә, чуваш, рус һәм татар телләрендә җырлый-җырлый эшләүләренә сокланмый мөмкин түгел. Бу оста куллар 52ләп маскировка челтәре үрергә өлгергән инде. Аларның төсен һәрбер ел фасылына яраклаштырып, махсус операциядә катнашучыларның үзләре белән киңәшләшеп сайлыйлар. Кышын челтәрләр — аксыл, язга таба — көрән булса, хәзер яшелне үрәләр. Никадәр солдатка ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калганнар дигән сүз. Маскировка челтәрләре, дроннарны тотып калып, аларның шартламау очраклары еш була икән. Шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да канатланып эшлиләр. Ирешелгәннәре әле чик түгел, алга таба да ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәргә уйлыйлар.
Нет комментариев