Кошманлылар махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларын соңгы юлга озатты
Бүген Кошман авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 49 яшьлек Рәмис Рива улы Гатауллинны җирләделәр.
Батыр якташыбыз яшәгән йорт янында узган матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары урынбасары Илсур Гатиятуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина катнашты. Рәмиснең туганнары, укытучылары, классташлары, авылдашлары, яшь армиячеләр дә килде.
Рәмис Гатауллин, бер елга контракт төзеп, шушы елның 22 апрелендә махсус хәрби операциягә киткән. Хәрби бурычын үтәгәндә, 2 октябрьдә Новогродовка шәһәрендә һәлак булган.
Митингны Илсур Гатиятуллин алып барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Ул Рәмиснең туганы Фирдәүсә Шиһапованың, барлык якыннарының кайгысын уртаклашты. Аларга һәм барлык авыл халкына Ватан сакчысын соңгы юлга озатуда бердәмлек күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Җирлек башлыгы Лилия Сафина һәм ветеран укытучы, Рәмиснең күршесе Рушания Нәфыйковага да сүз бирелде. Алар аны эш сөючән, ярдәмчел кеше буларак искә алды. Хәрби хезмәт ветераннары исеменнән чыгыш ясаган Илһам Хөснетдинов илебезне саклап корбан булган Кошман егетен онытмаячакларын әйтте.
Батырларча һәлак булган солдатны соңгы юлга озатырга Казан шәһәренең хәрби училищесыннан мактаулы каравыл да кайткан иде. Рәмис Гатауллинны Кошман авылы зиратында җирләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев