Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!
Хәбәрләр

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!

-

Фәнис Хәйруллин, «Вика» төзелеш фирмасы җәмгыяте директоры: 

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! Сезнең барыгызны да Сабантуй бәйрәме уңаеннан кайнар котлыйм. Милли бәйрәмебез җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм ул. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Кайбыч районында менә ничә еллар инде төзелеш эшләре алып барабыз. Бу төбәктә тырыш, максатчан кешеләр эшләвенә сокланабыз. Быел да иген басуларыгыз мул уңыш белән куандырсын, эшләрегез гөрләп барсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, җан тынычлыгы телим.


Нет комментариев