Кайбыч районы башлыгы мәктәпләр, балалар бакчаларына нинди ремонт кирәклеген урыннарга барып ачыклый
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә мәктәпләрне, балалар бакчаларын карады.
Алар бүген Иске Чәчкаб, Олы Тәрбит, Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Подберезье, Ульянково, Надеждино, Багай, Арыслан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булды.
Әлеге визитның максаты — мәктәпләрдә, балалар бакчаларында җәйге каникуллар вакытында башкарылачак ремонт эшләренең күләмен, нинди төзелеш материаллары кирәклеген ачыклау, тәҗрибә участокларының торышын карау.
Альберт Рәхмәтуллин мәктәп директорларыннан, бакча мөдирләреннән проблемалары турында сорашты, нинди төр ремонт кирәклеген ачыклады, тәҗрибә участокларының торышын уңай бәяләде. Ике көн эчендә башка мәктәпләрне дә карап чыгачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев