Кайбычлылар уракка төште!
Районыбыз игенче-механизаторлары көзге культураларны урып җыюга кереште. Бөртекле культуралар 25958 гектар мәйдан били. 23 июльгә шуның 350 гектарында игеннәр теземнәргә салынды, 300 гектары суктырылды.
«Ак Барс Кайбыч» җәмгыяте филиаллары - «Гөбенә», «Алтын кырлар», «Заволжье»да уракка 22 июльдә төштеләр. «Алтын кырлар»да - 80, «Заволжье» да 74 тонна ашлык суктырырга өлгергәннәр. Район буенча ул барлыгы 720 тонна тәшкил итә. Көзге культураларның һәр гектарыннан 24 әр центнер уңыш чыга.
Без Кече Кайбыч авылы янындагы көзге бодай басуына барганда, «Заволжье»дагы барлык комбайннар да басуда иде. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр! Маңгай тире түгеп үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев