Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Колаңгы станциясендә яшәүче Ранилә Җамалетдиновага да улы Руслан хезмәт иткән җирдән Рәхмәт хаты килгән!

Редакциядә яңа традиция барлыкка килде. Армиядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә килгән рәхмәт хатларын газетабыз битләрендә яктыртып барабыз.

Без укучыларыбыз белән һәрчак тыгыз элемтәдә торабыз. Әле шушы көннәрдә генә безгә Колаңгы станциясендә яшәүче Ранилә Җамалетдиновага да улы Руслан хезмәт иткән Новосибирск шәһәрендәге югары хәрби команда училищесының укыту үзәге начальнигы, полковник А.Бушуевтан шундый Рәхмәт хаты килүе турында хәбәр килеп иреште:
"Хөрмәтле Ранилә Сәетовна!" - диелә әлеге хатта. -Сезнең улыгыз, Җамалетдинов Руслан Азат улы, Новосибирск югары хәрби команда училищесының укыту үзәгендә белем ала, максатчан рәвештә хәрби белемнәрне үзләштерә һәм һөнәри күнекмәләрен камилләштерә. Ул хәрби әзерлек буенча фәннәрдән яхшы нәтиҗәләргә ирешә, ротаның иҗтимагый тормышында актив катнаша.
Сезнең улыгыз командирларга һәм бергә хезмәт иткән иптәшләренә олы хөрмәт белән карый, алар өчен ярдәмче һәм үрнәк ул.
Училище җитәкчелеге, укыту үзәге һәм шәхсән үз исемемнән улыгызга биргән лаеклы тәрбиягез өчен чын күңелдән тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез чын Ватан сакчысын үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек телим. Улыгызның казанышлары һәм ирешкән уңышлары сезгә оптимизим һәм күңел күтәренкелеге өстәсен иде".

Без армия сафларында хезмәт итүче әнә шундый үрнәк Кайбыч егетләре белән горурланабыз. Башкалардан да шундый хатлар көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колаңгы станциясендә яшәүче Ранилә Җамалетдиновага да улы Руслан хезмәт иткән җирдән Рәхмәт хаты кил...